Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2019, 10:46

Казанның 152 мәктәбендә язгы каникул көннәрендә мәктәп яны лагерьлары ачылачак

Укучылар өчен киң танып-белү программасы әзерләнгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март, Алинә Бережная). 25 марттан Казан мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана, алар 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда Казанның 7 мең укучысы 152 мәктәп базасында оештырылган мәктәп яны лагерьларында вакыт үткәрәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләде.

И.Һидиятов сөйләгәнчә, мәктәп яны лагерена юллама бәясе 1150 сум тәшкил итә, шул ук вакытта ата-аналарга юлламаның гомуми бәясеннән 172 сум - 14% түләргә кирәк булачак.

Каникуллар вакытында укучылар өчен бишенче ел рәттән "Лига IQ" бердәм шәһәр укыту-белем бирү сменасы эшли башлаячак, анда сәләтле балалар өчен төрле дәресләр уздырылачак, артта калучылар белемнәрен "күтәрә" алачак, ә чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау аттестациясенә әзерләнәчәк.

Каникул вакытында күп кенә чаралар театр елына, эшче һөнәрләр елына, ТАССР 100 еллыгын һәм Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган.

Идарә башлыгы сүзләренә караганда, каникуллар вакытында өстәмә белем бирү учреждениеләре штат режимында эшләячәк. Аларда укучылар өчен "Яшь казанлы тәрбияләү" шәһәр мультипроекты кысаларында чаралар узачак, ә 3 меңнән артык мәктәп укучысы Җиңү көне алдыннан узачак шәһәр хор фестиваленә әзерләнүдә катнашачак.

Каникуллар шулай ук Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Юнармия" Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтендә катнашучыларны Казан гарнизонының тантаналы марш-парадына әзерләнү вакыты булачак.

Моннан тыш, каникулларда, "Мәдәни каникуллар" партнерлык проектлары кысаларында балалар педагоглар белән берлектә музейларга, күргәзмәләргә, спектакльләргә барачаклар, ә 1 меңнән артык укучы үзләренең укытучылары белән оештырылган туристик сәфәрләргә юл тотачак.

"Дөрес оештырылган ял балаларга каникулларны файдалы итеп үткәрергә, сәламәтлекне сакларга һәм уку дәресләре һәм йомгаклау аттестациясен тапшыру өчен көч тупларга мөмкинлек бирер дип ышанабыз", - диде И.Һидиятов.

Казан Мэры Илсур Метшин укучыларга яхшы каникуллар һәм имин ял теләде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 18.03.2019
Видеорепортаж
18.03.2019 10:53
7 меңнән артык укучы язгы каникулларын мәктәп яны лагерьларында уздырачак
Барлык яңалыклар