В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы үсемлекләр утырта, җыештыруны велосипедта йөрү берләштерә, шулай ук электр приборларын эшкәртүгә тапшыра алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче апрель, Юлия Летникова). Казанның 12 җәмәгать киңлегендә традицион өмәләр үткәреләчәк. Һәр чара индивидуаль форматта оештырылачак: катнашучылар үсемлекләр утырта, вакытлыча навигация булдыра, җыештыруны велосипедта йөрү белән берләштерә һәм электр приборларын эшкәртүгә тапшыра алачак. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова сөйләде.
Өмәләр сериясе 19 нчы апрельдә Лядской бакчасындагы акциядән башлана. 22 нче апрельдә Горки-Әмәт урманы, Җиңү паркы, Горьки исемендәге парк һәм Комсомол күле территорияләрен тәртипкә китерү күздә тотыла. 29 нчы апрельдә өмәләр Рус-Алман Швейцариясендә, Салават Күпере паркында, Тинчурин исемендәге паркта, «Фестивальный» бульварында, Урицкий исемендәге паркта һәм «Казан» гаилә үзәге янында узачак. 13 нче майда Казансу яр буен җыештыру эшләре алып барылачак. Һәр өмәнең форматы турында Парклар һәм скверлар дирекциясе соңрак хәбәр итәчәк.
«Әгәр ниндидер оешма өмәдә үзәкләштерелгән рәвештә катнашырга тели икән, безнең белән элемтәгә керүне сорыйбыз», – дип өстәде А.Латыйпова.
«Кыштан соң урамнарны, паркларны һәм ишегалларын чистарту – тормышыбызның бер өлеше, безнең климат шартларыннан моннан качып булмый, моны безнең өчен беркем дә эшләмәячәк. Подрядчы оешмалар актив рәвештә эшкә кушылды, халык ярдәме рәхмәт белән хуплана», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Исегезгә төшерәбез, 1 нче апрельдә шәһәрдә территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башланды. Май башына эшләр 22 млн кв.м. мәйданда башкарылачак. Алдагы еллардагы кебек үк, җәмәгать киңлекләрен, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистарту өстенлекле булып кала. 29 нчы апрельдә гомумшәһәр өмәсе узачак.