Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2026, 12:36

Казанның 10 мәктәбендә «Ход пластиком» экологик проекты башланды: эшкәртелгән чүп-чар сәнгать объектына һәм шахматка әвереләчәк

Әлеге проект «СИБУР» ширкәте белән берлектә гамәлгә ашырыла

Фото: Денис Гордийко

Бүген Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының 10 мәктәбендә «Ход пластиком» дип аталган экологик акция башланды. Укучылар эшкәртү өчен пластик шешәләр һәм капкачлар җыячак. Җыелган икенчел чимал шахмат фигуралары һәм «Аккош» урман паркы территориясендә урнаштырылачак яңа сәнгать объекты өчен материал булачак. 20 нче июньдә оештырылачак шахмат турниры әлеге акциянең йомгаклау чарасы буларак узачак. Проектны гамәлгә ашыру турында Аппарат киңәшмәсендә Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

Әлеге фикерне Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров хуплады. «Бу шәһәр һәм аның халкы өчен файдалы гамәл, ә иң мөһиме, әлеге эшкә үсеп баручы буын да кушыла. Әгәр дә проект уңышлы нәтиҗәләр күрсәтсә, аны Казан шәһәренең башка райондагы мәктәпләрендә дә гамәлгә ашыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм. Әлеге эшкә балалар бакчаларын да җәлеп итәргә була», – дип шәрехләде Рөстәм Гафаров.

Проект «СИБУР» ширкәте белән берлектә гамәлгә ашырыла. Укучыларны җәлеп итү өчен, оештыручылар мәктәпләр арасында ярыш оештыралар, аларның уңышлары турнир таблицасында күрсәтеләчәк. Акция 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.03.2026
Видеорепортаж
23.03.2026 11:37
Киров һәм Мәскәү районнары «Сибур» белән бергә ике экология чарасы оештыра
Барлык яңалыклар