В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарага Россия, Әзербайҗан, Беларусь, Кыргызстан, Казахстан һәм Бөекбритания вәкилләре теркәлде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). 2019 елда үтәчәк Казан марафонына 1,2 меңнән артык кеше теркәлгән. Катнашучыларны теркәү бер ай элек башланды.
Ярышта катнашырга теләүчеләр арасында алты ил - Россия, Әзербайҗан, Беларусь, Кыргызстан, Казахстан һәм Бөекбритания вәкилләре бар, дип хәбәр итә "Татмедиа" республика агентлыгы.
Спортчылар арасында марафонда катнашуны Россия белән танышу мөмкинлеге буларак кабул итүчеләр дә бар. Әйтик, Лондон табибы Хелен Грот беренче тапкыр безнең илгә марафон йөгереп үтү өчен махсус килә. Ул Казан марафонына керү идеясе Россиядән килгән кыз белән танышканнан соң килүе турында сөйләде. "Мин үзем Казанда бер генә тапкыр да булмадым һәм минем беренче визитым алдыннан бик дулкынланам", - дип сөйләде Хелен Грот. Хәзер спортчының шәхси рекорды 3 сәгать 31 минут һәм 32 секундка тигез.
Исегезгә төшерәбез, быел марафонда дөньяның 28 иленнән 9907 кеше катнашты.
Киләсе Казан марафоны 2019 елның 5 маенда узачак. Аның маршруты гадәттәгечә Меңьеллык мәйданыннан башлана. Катнашу өчен теркәлергә һәм турнирлар җәдвәле, үзенчәлекләре һәм форматы турында барлык актуаль мәгълүматны Timerman спорт чаралары сериясенең рәсми сайтында алырга мөмкин.