Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2022, 11:08

Казанлылар 22 нче февральдән «Бубновый валет» рус авангардчылары эшләре күргәзмәсен күрә алачак

«Бубновый валет» – 1910 нчы елларда оешкан иң зур авангард күргәзмә сәнгать берләшмәсе.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче февраль). Казанда революциягә кадәр Россиянең иң танылган авангард берләшмәләренең берсе булган «Бубновый валет» күргәзмәсен ачу датасы 19 нчы февральдән 22 нче февральгә күчерелә.

«Бубновый валет» – 1910 нчы елларда оешкан иң зур авангард күргәзмә сәнгать берләшмәсе. Аның иҗат концепциясе нигезендә лубок, шәһәр сынлы фольклоры (плакат, элмә такта, подносларга төшерелгән рәсемнәр) белән, шулай ук яңа Европа агымнары (кубизм, футуризм), бигрәк тә сезаннизм белән мавыгу да бик көчле була. Берлеккә 1910 елның декабрендә – 1911 елның гыйнварында узган шул исемдәге күргәзмә исеме белән нигез салына. Аны Д.Бурлюк һәм М.Ларионов, шулай ук П.Кончаловский, А.Лентулов, И.Машков, В.Рождественский башлап җибәрәләр. Бу рәссамнарның эшләре стилистик бердәмлек һәм примитивизм белән мавыгуны чагылдыра.

Яңа экспозиция рәссамнарның (Машков, Рождественский, Куприн) иҗат эволюциясен күрсәтәчәк. Күргәзмә шул чорның сирәк күрсәтелә торган скульптуралары – Россия осталары А.Матвеев, Н.Крандиевская, С.Коненков һәм Б.Королев эшләре белән тулыландырылачак. Шулай ук К.Кандауров, Н.Кульбин, Н.Альтман әсәрләре, И.Машков, А.Куприн, В.Рождественскийның соңгы эшләре күрсәтеләчәк.

Күргәзмә 31 нче майга кадәр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә эшләячәк, ул 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен исәпләнгән, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар