В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Имтиханнарны 22 меңнән артык Казан укучысы тапшырачак
Марат Мөгыйнов фотосы
Бердәм йомгаклау аттестациясен уздыру көннәре билгеләнде. Казанның унберенче сыйныф укучылары имтиханнарны 1 июньнән 9 июльгә кадәр, ә тугызынчы сыйныф укучылары 2 июньнән 6 июльгә кадәр тапшырачак. Имтиханга 22 меңнән артык укучы кертелә.
Казанның унберенче сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның төп чоры 1 июньнән 9 июльгә туры килә. Бу елны имтиханны 6 мең 758 чыгарылыш укучысы тапшырачак.
Тарих, әдәбият һәм химиядән беренче имтихан 1 июньгә билгеләнгән. Чыгарылыш сыйныф укучылары рус телен 4 июньдә, ә математиканы (база һәм профиль дәрәҗәләре) 8 июньдә язачак. Алга таба имтиханнар җәдвалын җәмгыять белеме һәм физика (11 июнь) фәне, шулай ук чит телләр буенча язма өлеше (15 июнь) дәвам итә. 18 һәм 19 июньдә укучылар чит телләр буенча телдән каралган өлешен һәм информатикадан сынау бирәчәк.
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен өстәмә көннәр 22 июньнән 25 июньгә кадәр каралган. Мөһим яңалык: 8 һәм 9 июль чыгарылыш сыйныф укучысының сайлавы буенча бер фәнне яңадан тапшыру көне булачак, бу югары уку йортларына керү өчен йомгаклау баллына йогынты ясарга мөмкин.
Төп дәүләт имтиханының төп этабы 2 июнь көнне математикадан сынау белән башлана. Тугызынчы сыйныф укучылары рус телен – 9 июньдә, информатика һәм чит телләрне 6 июньдә тапшырачаклар. Калган фәннәр буенча имтиханнар 5, 16 һәм 19 июньгә билгеләнгән, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф министрлыгы сайтында.
Математикадан имтихан тапшыру өчен өстәмә көн 29 июньгә, рус теленнән имтихан тапшыру өчен 2 июльгә, рус теленнән һәм математикадан кала, башка барлык фәннәрдән имтихан тапшыру өчен өстәмә көн 3 һәм 6 июльгә билгеләнгән.