Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.01.2024, 17:43

«Киләчәк уеннары» спорт программасы һәм турнирны үткәрү объектлары расланды

Ярышлар Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр булачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар). «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында ярышларның спорт программасы һәм аларны үткәрү объектлары расланды. Очрашу Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә узды, анда илнең спорт министры Олег Матыцин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

«Катнашучыларны, шул исәптән иң яхшы спортчыларны һәм командаларны сайлап алу тәмамлана, хөрмәтле кунакларны чакыру кампаниясе актив дәвам итә, билет программасы эшли башлады, тамаша ачылу тантанасы әзерләнә. «Киләчәк уеннары» бөтен дөньяга Россиянең әйдәп баручы технологик һәм спорт державасы булуын күрсәтер дип ышанам», – диде Дмитрий Чернышенко.

Олег Матыцин Кемерово һәм Севастопольдә фиджитал-үзәкләр ачылуын, тагын бер шундый объект Казанда «Киләчәк уеннары» алдыннан ачылачагын җиткерде. Ел ахырына кадәр фиджитал-хәрәкәтнең җанатарлары тагын 17 шундый ноктаны кабул итәр дип көтелә.

«Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы белән берлектә белем бирү программалары гамәлгә ашырыла. Халыкара хезмәттәшлек кысаларында БДБ илләре, Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы, БРИКС белән яңа хәрәкәтне үстерү буенча хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла. Болар барысы да фиджитал-спортның потенциалын һәм аны алга таба масштаблаштыру мөмкинлекләрен раслый», – дип билгеләп үтте спорт министры.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, барлык хезмәтләр һәм ведомстволар турнирны уздыруга оператив әзерлектә тора, планда күрсәтелгән сроклар үтәлә.

«Татарстан Республикасы күп тапкырлар бөтен дөньяга халыкара спорт ярышларына әзерлекнең югары дәрәҗәсен күрсәтте. Беренче тапкыр Казанда узачак «Киләчәк уеннары» тарихта югары оештыру дәрәҗәсендә узсын өчен, без бар көчебезне куячакбыз, дип ышандырам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, ярышлар ТР башкаласында 21 нче февральдә башлана, ә 3 нче мартта тәмамлана. Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин БДБ илләре лидерларын «Киләчәк уеннары» ачылышына чакырды.

Барлык яңалыклар