Бүгенге көндә Салават Куперендә массакүләм кыйнауда катнашучыларның күпчелегенең шәхесләре ачыкланган, шикләнелүчеләр тикшерү астында. Балигъ булмаганнарның гаебен таныган очракта аларны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Әлеге хәлгә бәйле рәвештә шәһәр Башкарма комитетында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең планнан тыш утырышы булды. Эчке эшләр, прокуратура, мәгариф учреждениеләре вәкилләре яшүсмерләр арасында конфликтлы хәлләр фактлары буенча тиешле профилактик чаралар турында фикер алыштылар. Утырыш Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова рәислегендә узды.
5 март көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең 4 нче номерлы «Юдино» полиция бүлегенә «Салават Күпере» микрорайонында яшүсмерләр төркеме ир-атка һөҗүм иткәнлеге турында хәбәр килде. Зыян күрүче 7 нче шәһәр хастаханәсенә озатылган. Соңрак полиция хезмәткәрләре һәлакәткә катнашы булган яшүсмерләрнең берничә мәктәп һәм техникум укучылары булуын ачыклаган. Барлык катнашучылар да җинаять яшенә җиттеләр инде.
Әлеге факт буенча Казанның Киров районы Тикшерү комитеты тарафыннан «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Россия ЭЭМның Казан буенча идарәсенең «Юдино» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе Тикшерү комитетына балигъ булмаганнарны сораштыру материаллары, шулай ук тартып алынган кәрәзле телефоннар тапшырган.
Россия ЭЭМның Казан буенча идарәсенең «Юдино» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе башлыгы Екатерина Папазян хәбәр иткәнчә, сораштырылган балигъ булмаганнарның күбесе балигъ булмаган балалар эшләре буенчп исәптә тормаган. «Бары тик ике-өч кеше генә исәптә торды һәм полиция эләккәне булды», – диде докладчы.
Үз чиратында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре тискәр тәртипле яшүсмерләр арасында ай саен тикшерүләр үткәрәчәк (уку, яшәү һәм контроль урыны буенча).
«Без әти-әниләргә шалтыратабыз, буш вакытны оештыру мөмкинлеге турында сорыйбыз. Сораштырылганнарның күбесен буш вакытта шөгыльләнү кызыксындырмый», — диде Екатерина Папазян.
Район администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, «Салават күпере»ндә яшәүчеләрнең төп массасы – балалы гаиләләр. Һәм микрорайонда мөмкин кадәр күбрәк социаль инфраструктура объектларын булдырырга кирәк, анда яшьләр мәктәптән соң шөгыльләнә алыр иде. Якын арада торак районда «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексын төзү, шулай ук «Игелекле Казан» инклюзия үзәген төзү
планлаштырыла . Шуңа да карамастан, социаль объектлар күбрәк булырга тиеш.
«Татарстан рәисе Рөстәм Нургалиевич «Беренчеләр хәрәкәте» яхшы укый торган балалар белән актив генә шөгыльләнергә тиеш түгел, дип берничә тапкыр әйтте. Уйлап карагыз әле, ничек бу юнәлештә «Хәрәкәт»не җәлеп итәргә була», — дип мөрәҗәгать итте Гүзәл Сәгыйтова «Беренчеләр хәрәкәте»нең Казан бүлеге җитәкчесе Динар Бариевка.
Профилактика чаралары арасында шулай ук балигъ булмаганнарның тискәре тәртипнең нәтиҗәләрен күрсәтүче видеоматериалларның таралуын билгеләп үттеләр.
Комиссия утырышы азагында Казан шәһәре прокуроры урынбасары Руслан Габитов билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләре Эчке эшләр органнары белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш, кирәк булганда вакытында җавап бирү һәм чаралар күрү максатыннан прокуратурага мөрәҗәгать итүдән курыкмаска тиеш.