В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Полиция җинаять эше кузгаткан
Казан шәһәре KZN.RU
Полиция Горький шоссесындагы берничә җәяүлеләр кичүендә җиде лифтны вату буенча вандализмда шикләнелгән дүрт яшүсмернең шәхесләрен ачыклаган. Алар 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр булып чыкты.
Исегезгә төшерәбез, вандаллар аңлы рәвештә Фрунзе урамында 19, 13 һәм 3а номерлы торак йортлар янындагы җәяүлеләр кичүләрендә, Горький шоссесы белән Восстание һәм Можайский урамнары киселешендә, Горький шоссесы урамындагы 30 номерлы торак йорт янында һәм Аккош күле автотранспорт тукталышындагы җир асты җәяүлеләр кичүендә җәмәгать лифтларына зыян салган.
Ике объект буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Федерациясе Җинаять кодексының «Вандализм» 214 маддәсе нигезендә, хокук бозучыларга төзәтү эшләре яки штраф яный.
Якынча бәяләүләр буенча, кичүләрдә лифт кабинасындагы 6 боерык панеле, 5 тотка, яктырту системасы, катларны күрсәтә торган 26 чакыру төймәсе, 30 ишекне ачу/ябу төймәсе, 13 диспетчер белән элемтәгә керү төймәсе, 6 сыгылмалы/шлейф кабель, кат мәйданчыкларында 12 лифт кабинасын чакыру посты, 39 видеокүзәтү камерасы, шахта ишекләрендә 10 йозак, 10 кабина ишеге, кабина ишеге белән идарә итүгә кагылышлы 3 блок, 6 сөйләшү җайланмасы һәм 1 роутер ватылган, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.
Зыян суммасы өстәмә бәяләнәчәк.