В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мөштәри урамындагы биналар комплексы Казанның атаклы сәүдәгәре заказы буенча төзелгән
Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы ноябрь). Мөштәри урамындагы Дмитрий Чернояровның Казан утарын РФ халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең) бердәм дәүләт реестрына керттеләр. Тиешле боерыкны Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин имзалаган.
Аның сүзләренчә, карар үткәрелгән комплекслы тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча кабул ителгән. Документ буенча, утарның төп йорты, хезмәт һәм торак флигельләре дәүләт саклавында булачак.
«Бинаның фасадлары югары дәрәҗәдә саклану белән аерылып тора. Объект – ХІХ гасыр ахырында – ХХ гасыр башында төзелгән Казанның шәһәр сәүдәгәрләре утарының төп йортының якты үрнәге», - дип билгеләп үтте Иван Гущин.
Биналар комплексы Казанның танылган сәүдәгәре, меценаты һәм мактаулы гражданины Дмитрий Чернояров заказы буенча төзелгән. Корылма аның гаиләсенең шәһәр резиденциясе һәм гаилә сәүдә йортының төп конторасы булган. Проект авторы – архитектор Михаил Литвинов, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.