Казан егете каршылыклар белән узыш буенча Европа чемпионы булды
Казанда туган Иван Дегтярев команда mix-узышында Европа чемпионы булды. Аның белән бергә Андрей Жилкин һәм Алиса Петрова җиңү яулады.

Каршылыклар буенча узышлар 12-16 нчы июньдә Италиядә «Әлпе-Чимбра» тау чаңгысы курортында узды. Анда 30 илдән меңләгән кеше катнашты. РФ вәкилләрен илнең җыелма командасы спортчылары һәм атлетлары тәкъдим итте.

ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, дүрт ярыш көне нәтиҗәләре буенча россиялеләр 11 медаль яулады, шуларның сигезен җыелма командасы катнашучылары алды.

Узган ел Иван Дегтярев 10 км дистанциядә каршылыклар белән узыш буенча Россия чемпионы булды. Мондый исемне ул шунда беренче тапкыр яулады. Атлет финишка 00:54:11 нәтиҗәсе белән килде.

2024-06-18T09:58:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.