В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тулаем алганда, республика буенча да авыручылар саны кими.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Узган атнада, 25-нче марттан 31-нче мартка кадәр, Казанда көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруның 6975 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 56,4 тәшкил итә. Авырулар санының дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 21,8% ка түбәнрәк.
Шул ук вакыт аралыгында Татарстан буенча тулаем алганда көчле респиратор-вирус инфекциясе авыруларының 14162 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 38,1 тәшкил итә. Авырулар санының дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 27,4% ка түбәнрәк, шулай ук алдагы атна дәрәҗәсеннән 11,8% ка түбәнрәк, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.