В штаммындагы грипп вируслары саны 78,6% ка кадәр артты.
Фото: Марат Мөгыйнов
Авыручылар санын киметү өчен ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе профилактик чаралар үткәрүне дәвам итә. 30 нчы гыйнварга республиканың 202 балалар бакчасында һәм мәктәбендә уку процессы өлешчә яки тулысынча туктатылган. Ведомствода ата-аналарны авыру билгеләре булган балаларны белем бирү учреждениеләренә җибәрмәскә чакыралар.
Гриппка каршы вакцинация инде тәмамланды. 1,8 миллионнан артык кеше прививка ясаткан, шул исәптән 400 меңнән артык бала – ТР халкының 49,8% ы. Вакцинацияләнмәгән кешеләргә җәмәгать урыннарына баруны чикләргә киңәш ителә.
ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе грипп һәм ОРВИ профилактикасы чараларын искә төшерә:
массакүләм чараларда, урамнарда яки җәмәгать транспортында булганнан соң кулларны сабын белән юыгыз;
йөткергәндә, төчкергәндә авызны һәм борынны салфетка яки яулык белән каплагыз;
С витамины булган ризыклар ашагыз;
кешеләр җыелган урыннарда битлек кулланыгыз;
грипп һәм ОРВИ симптомнары булган кешеләр белән тыгыз элемтәдә тормагыз;
биналарны чистарту һәм җилләтү чараларын ешрак уздырыгыз;
авыру симптомнары булганда өйдә калыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез.
Төчкерүче һәм йөткерүче авыру белән янәшә булган һәр кеше грипп йоктыру куркынычы астында. Саклык битлеге вирустан сакланырга ярдәм итәчәк, тик аны дөрес кулланганда һәм башка профилактика чаралары белән берлектә генә нәтиҗәсе булачак, диелә ведомство сайтында.