В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел үз саксызлыгы аркасында 79 кеше зыян күргән
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы октябрь). Ел башыннан Горький тимер юлында 79 кеше үз саксызлыгы аркасында зыян күргән – бу 2022 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 29% ка кимрәк.
Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре арасында – тимер юлларда йөрү яки поездлар хәрәкәте вакытында җәяүлеләр юлында булу, ток белән имгәнү.
«Россия тимер юллары» ААҖ филиалы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, травматизмны кисәтү өчен белгечләр системалы рәвештә профилактик рейдлар һәм укучылар белән әңгәмәләр үткәрә.
Үзләрен саклар өчен, халыкка платформада булганда, вагонга утырганда һәм аннан төшкәндә, шулай ук тимер юл аша чыкканда телефоннар һәм гаджетлар кулланмаска киңәш итәләр.