Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2025, 16:41

Казан башкарма комитетының рекрутинг үзәге төзекләндерү өлкәсенә 138 эшче җәлеп итәргә ярдәм итте

Шәһәрнең мәшгульлек үзәгендә эшсезләр статусында 1193 кеше теркәлгән

Казанда эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумга җитте. Шәһәрнең мәшгульлек үзәгендә эшсезләр статусында 1193 кеше теркәлгән. Шул ук вакытта 14 мең эш урынын үз эченә алган вакансияләр пакеты формалаштырылган. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының XXXVI сессиясендә Татарстан мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Бу уңай күрсәткечләр бөтен ил өчен хас булган проблеманы – кадрлар кытлыгы проблемасын чагылдыра. Бүген бер эшсезгә 10нан артык вакансия туры килә», – диде Казан мэры.

Шәһәр башкарма комитетының төп өстенлекләренең берсе – кадрлар сәясәте. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, шәһәрдә педагогларны җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Казанда педагогларга ярдәм итү һәм аларны үстерү буенча 11 проект эшләнгән һәм эшләтеп җибәрелгән, әмма ел саен 400 тирәсе укытучыны җәлеп итәргә кирәк.

Шулай ук дефицитта кухня хезмәткәрләре дә. Кадрлар сайлау өчен департамент интернет-мәйданчыкларны, матди стимулларны актив файдалана, шул исәптән хезмәт хакын 30 %ка күтәрү рәвешендә, техникум һәм көллият студентларын җәлеп итеп. «Бүген департаметның планнарында – 150 укучыга һөнәр өйрәтү буенча Ресурс үзәк оештыру», – дип өстәде Илсур Метшин.

Төзекләндерү оешмаларына кадрлар җәлеп итү буенча системалы эш алып барыла. Узган елның ноябрендә ачылган Казан башкарма комитетының рекрутинг үзәге ярдәмендә төзекләндерү оешмаларына 138 кеше эшкә урнаштырылган. Кадрларны җәлеп итү өчен социаль ташламалар пакеты формалаштырылды.

«Социаль ипотекада катнашу юлы белән төзекләндерү өлкәсе хезмәткәрләренә ярдәм итү мәсьәләсен хәл итү сизелерлек нәтиҗә бирер һәм сез безнең тәкъдимне хупларсыз дип ышанабыз», – диде шәһәр башлыгы, республика рәисенә мөрәҗәгать итеп.

Бүгенге көндә шәһәр урамнарында ике сменалы өзлексез эшне тәэмин итү өчен тагын 112 белгеч кирәк. Исегезгә төшерәбез, узган елның ноябрендә системалы эш өчен 200 дән артык машина йөртүче һәм 60 тан артык юл эшчесе җитмәде.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе
Видеорепортаж
20.02.2025 17:52
Илсур Метшин дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә еллык хисап белән чыгыш ясады
Барлык яңалыклар