Дәресләрне гамәлдән чыгару турындагы карарны уку йорты җитәкчелеге үзе кабул итә.
Фото: Денис Гордийко
KZN.RU порталына Казан Мәгариф идарәсендә аңлатуларынча, кышкы чорда дәресләрне үткәрмәү турындагы карар мәгариф оешмасы җитәкчесе тарафыннан кабул ителә. Әлеге карарны кабул иткәндә тышкы һаваның температурасы һәм СанПиН нормалары исәпкә алына.
Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - минус 23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 27 градус, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - 30 градус салкын, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - минус 32 градуста дәресләр уздырылмаска мөмкин.
Моннан тыш, кышкы чорда ачык һавада физкультура буенча дәресләр, санитария нормалары һәм кагыйдәләре буенча, кече сыйныф укучылары өчен бары тик һава температурасы өч градустан да түбәнрәк булмаган салкында һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә, югары сыйныф укучылары өчен - секундына 6-10 метрдан да артык булмаган җил һәм минус 10 градустан һәм түбән булмаганда рөхсәт ителә.
Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тышкы һава температурасы минус 25 градус һәм түбәнрәк булганда, балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга киңәш итә.
Шул ук вакытта көчле салкыннар вакытында ТР мәгариф идарәсе һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә җылылык белән тәэмин итү системаларының эшенә контрольне көчәйтергә тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, 13-нче гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы 27-29 градус салкын, аязганда - 31 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганалары 22-24 градус салкыннан югары күтәрелмәячәк.