Сәхәр һәм ифтар нәрсә ул, фитыр-сәдаканың күләме быел нинди – KZN.RU порталы материалыннан укыгыз.
Фото: Денис Гордийко
Беренче тәравих-намаз 22 нче мартта ястү намазыннан соң укылачак. Татарстан мәчетләрендә тәравих-намаз 20 рәкәгатьтә укыла.
Ураза тотарга уйлаучылар өчен берничә төп төшенчәне белергә кирәк. Сәхәр – таң алдыннан ашау вакыты. Ифтар – кояш тулысынча офык артында яшеренгәннән соң, тәүлекнең якты вакыты тәмамланганнан соң ашау. Аннары ахшам намазы вакыты җитә, азан әйтелә, авыз ачалар, гыйбадәт кылалар.
Казанда ифтарлар 42 мәчеттә узачак, аларга теләгән һәркем бара ала. Моннан тыш, кайбер мәчетләр коронавирус пандемиясе чорында башланган традицияне дәвам итәчәк һәм ифтар-бокслар таратуны оештырачак. Ифтарларны үз исемеңнән дә оештырырга мөмкин, моның өчен мәчет имамнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шулай ук «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XI Республика ифтары узачак, анда 11 мең кеше катнашыр дип көтелә.
Ашаганда организмга нык авырлык тудырырга һәм артык ашарга кирәкми – бу үзеңне начаррак хис итәргә һәм сусау тудырырга мөмкин. Ашказаны-эчәк тракты эшенә тискәре йогынты ясый торган татлы, онлы әйберләрдән баш тартырга киңәш ителә. Фастфуд, ачы, майлы һәм артык тозлы ризыклардан да тыелырга кирәк.
Ашар алдыннан су эчәргә оынтмагыз. Сәхәр вакытында сөт продуктлары, җиңел иртәнге ашларга өстенлек бирергә кирәк. Ахшам намазы алдыннан ураза тотучы кеше гадәттә йөзем җимеше ашый һәм су эчә. Аннары ул 15-20 минут дәвамында намаз укый. Бу вакыт эчендә организм ашарга әзерләнә – салатлар һәм җиңел шулпалардан башларга киңәш ителә. Гадәттә, ураза тотучыга ашарга рөхсәт ителә торган 6-7 сәгать бар, әлеге вакытны өч тапкыр ашау өчен бүләргә кирәк.
1 нче типлы шикәр диабеты булган кешеләргә ураза тоту тыела, чөнки алар инсулинга бәйле һәм аларга препаратлар кулланудан баш тартырга ярамый. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, гипертония авырулары, кан басымы күтәрелү яки ашказаны җәрәхәте булган кешеләргә ураза тоту киңәш ителми.
ОРВИ билгеләре барлыкка килгәч, ураза тотучы берничә көнгә дәвалану өчен тәнәфес ала ала. Башка вакытта ул бу көннәр өчен каза кыла ала. Гомумән алганда, нинди дә булса авыруның кискенләшүе каршы күрсәтмә булырга мөмкин, әмма ислам кануннары буенча, уразаны елның теләсә кайсы башка вакытында, сәламәтлек рөхсәт ителгәндә тотарга рөхсәт ителә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән 2023 елда зәкят түләү өчен 454 мең сум (алтын буенча), фитыр-сәдака өчен 41 мең сум (көмеш буенча) күләмендә нисаб билгеләнгән. Арпа буенча исәпләгәндә, фитыр-сәдаканың күләме 150 сум, йөзем буенча 800 сум тәшкил итә. Сәламәтлекләре буенча ураза тота алмаучылар һәм аны башка вакытка күчерә алмаучылар өчен һәр ураза көне өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнгән.