Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2019, 11:12

Урал Закиров: «Галәмне күрү турында һәр инженер хыялланды»

Галим KZN.RU порталына Юрий Гагарин белән дуслыгы, «Восток-1» космик корабле өстендәге эш һәм галәмгә чиксез мәхәббәте турында сөйләде.

(Казан шәһәре KZN.RU 12-нче апрель, Алинә Бережная). Моннан 58 ел элек кеше галәмне яулап алды. Ул вакытта, 1961 елның 12-нче апрелендә Юрий Гагарин галәмгә юл тоткан беренче кеше була. Космонавтның җир тирәли бер әйләнеше, авырлыксыз халәттә 1 сәгать һәм 48 минут үткәрү галәм киңлеген өйрәнүдә көчле этәргеч бирде. Илебез космонавтикасы беренче космонавты белән генә түгел, ә гомере буе галәмне өйрәнүгә багышлаган кешеләре белән дә горурлана ала. Аларның берсе – Казанның мактаулы гражданины Урал Закиров, Венера һәм Марска автоматлар очышы траекториясен исәпләгән, Ай тирәли очыш өчен беренче пилотсыз аппаратларны эшләтеп җибәрүдә катнашкан галим-практик, Сергей Королев хезмәткәре, Юрий Гагарин белән шәхсән таныш булган, аның замандашы. KZN.RU порталы Урал Закиров хатирәләренә нигезләнеп, илебез космонавтика тарихының күренекле сәхифәләре турында сөйли.

«Очу хисен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый»

Кукурузникта очу Урал Закиров тормышында хәлиткеч роль уйный.

Урал Закиров галәмгә таба беренче адымнарын сугыш елларында ТАССРның Әлки районы Базарлы Матак авылында ясаган. Ул бервакыт «Пионерская правда» газетында инженер Михаил Тихонравовның галәмгә ясалачак очышлар турындагы мәкаләсен күргәнен искә ала. Авторның уй-фикерләре авыл малаен шулкадәр мавыктырган ки, ул бар кыюлыгын туплап, галимгә хат язган. Шулай итеп, Урал Закиров белән Михаил Тихонравов арасында хат язышу башланып китә. Бервакыт авылга кукурузник килә, кечкенә Урал тыелып кала алмый һәм очучыдан үзен йөртеп килүен сорый. «Бу хис-тойгылар, очыш хисе бер нәрсәгә дә тиң түгел иде, тыннар кысылды, бу көнне әле дә хәтерлим», – дип сөйли Урал Нури улы.

Бу очу булачак галим тормышында хәлиткеч роль уйный. Ул гомерен авиация белән бәйләргә карар кыла һәм К.Е.Ворошилов исемендәге Рига югары инженер-авиация хәрби училищесына укырга керә. Студент чагында Урал Нури улы галәм турында күп укый, фәнни әдәбиятны өйрәнә, ләкин тиздән үзе космик техника булдырачагы турында фаразлый да алмый.

«Королев кырыс, таләпчән, әмма гадел җитәкче иде»

«Королевта гына мин космонавтиканың нәрсә икәнен чын-чынлап аңладым» (Урал Закиров фотода беренче рәттә уртада).

Хәрби-диңгез флоты авиациясендә хезмәтен тәмамлагач һәм СССР Оборона министрлыгының 4-фәнни-тикшеренү институтында эшләгәннән соң, Урал Нури улын галим Сергей Королев җитәкчелегендәге конструкторлык бюросына эшкә чакыралар. Биредә Урал Закиров кәгазьдәге сызымнардан чын космик корабльләр тудыруларын күрә. «Королевта гына мин космонавтиканың нәрсә икәнен чын-чынлап аңладым. Җир өслеген фотога төшерү, «Йолдыз» исемле зур авыр космик кораб булдыру кебек проектлар өстендә эшләдем. Сүз уңаеннан, ул киләчәктә халыкара космик станция рәвешендә тәкъдим ителергә тиеш иде. Шуңа күрә безнең проектлар заманча космонавтикага нигез салды да», - дип сөйли У. Закиров. Безнең герой эшләгән иң әһәмиятле проект, һичшиксез, танылган «Восток-1» - Гагарин очкан космик корабль була. Проект өстендә 200-гә якын талантлы инженер эшләде, аларның күбесе хатын-кызлар иде. «Ир-атлар бит күпчелек оешмаган була, ә кызлар җыйнак, җаваплы, өстәвенә матур да», - дип көлә У. Закиров.

Ял итәргә вакыт юк иде, көнгә 10 сәгать эшләргә туры килде. «Королев кырыс, таләпчән, әмма гадел җитәкче иде, проектантларны бик хөрмәт итте, безнең фикеребезгә колак салды», – дип искә ала У. Закиров.

Янган тышлау, Гагарин өчен лекция һәм таш

Юрий Гагарин белән Урал Закиров берничә тапкыр очраша. Булачак космонавт һәм безнең геройның беренче очрашуы Сергей Королев конструкторлык бюросында була. «1961 елның мартында безнең бүлеккә хәрби формадагы егетләр килде. Алар арасында Юрий Гагаринны таныдым, ул вакытта аның беренче космонавт булачагын белә идем инде. Минем аның белән бик тә танышасым килде, ләкин аралашуны ничек башларга белми идем, – дип искә ала Урал Нуриевич. - Мин түзмәдем һәм аның очыш алдыннан кәефе ничек булуын сораштым. Юра ышанычлы җавап бирде: «Мин партия, хөкүмәт биремен үтәргә әзер» һәм елмаеп куйды».

1961 елның 12-нче апрелендә, тарихи вакыйга көнендә, Королев конструкторлык бюросында киеренке атмосфера хөкем сөрә - барысы да беренче космик очыш ничек узар дип борчыла. Очышның уңышлы узуы турында хәбәр ирешкәннән соң, дулкынлану гомуми сөенечкә алышынды, дип сөйли Урал Нури улы.

Гагарин автографы һәм «Восток-1» космик корабле тышлавы әлегә кадәр Урал Нури улының альбомында саклана.

Очыштан соң Гагарин конструкторлык бюросына килде, беренче космонавтны чын герой буларак каршы алдык – һәркем аның белән фотога төшәргә, аның автографын алырга тели иде. Гагарин имзасы әле дә Урал Нури улының альбомында саклана. Әмма бу истәлекле көн турында искә төшерә торган бердәнбер сувенир түгел. «Конструктор бюросына төшерелә торган аппаратны алып килгәннән соң, мин истәлеккә аның янган тышлау кисәген алдым», – дип көлә Урал Нури улы, аның өчен истәлекле булган әйберне күрсәтеп.

Гагарин белән безнең геройның чираттагы очрашуы Айны әйләнеп очу өчен модернизацияләнгән аппарат өстендә эшләгән вакытта була. Урал Закировны бу космик эшләнмә буенча алып баручы итеп билгелиләр. Исәпләүләр буенча, әлеге аппарат Ай юнәлешенә таба якынча 300 мең чакрым узарга, аннары җиргә кайтырга тиеш булган. Әлеге идея 1968 елда тормышка ашырыла.

Космонавтларны аппаратның әзерлеге белән таныштыру һәм алар өчен лекция укуны Урал Нури улына йөклиләр. Тыңлаучылар арасында Юрий Гагарин була. «Юра бик игътибарлы булды, барысын да блокнотка язып алды, бер генә детальне дә игътибардан ычкындырмаска тырышты», – дип сөйли Урал Нури улы.

Аннан соң безнең герой тагын берничә тапкыр танылган космонавт белән очраша. Бөтен дөньяга танылуына карамастан, Гагарин бервакытта да үзен артык горур тотмый, ачык, аралашучан була һәм күп шаяра.

1968 елның 9-нчы мартында Евпаториядә беренче космонавт белән очрашу Урал Нури улы хәтерендә мәңгегә кала. Бу көнне Юрий Гагарин үзенең 34 яшьлеген билгеләп үтә. «Юра бик күп эшләде, хәтта үзенең бәйрәменә дә соңга калды, безнең янга кич кенә килде, – дип искә ала У.Закиров. – Миндә бәйрәмне үткәрүче өчен аерым бүләк булмады, ләкин кесәмдә Байконур космодромыннан табылган агач төрләренең борынгы казылмаларыннан торган таш кисәге ята иде. Бу ташны Мин Юрага бүләк иттем. Ул мине кочаклады һәм рәхмәтен белдерде».

Бу аларның соңгы очрашуы була, ике атнадан Юрий Гагарин авиация катастрофасында, уку очышын үтәгән вакытта һәлак була.

Кызыл планетага очулар турында

Урал Закиров Айга пилотлаштырылган очышны әзерләүдә катнаша.

Конструкторлык бюросында проектлар өстендә эшләү туктатылмый. Проектантлар, инженерлар алдында яңа катлаулы бурычлар куела. Айга пилотлаштырылган очышны әзерләү белән беррәттән космонавтларны Марска экспедициягә әзерләү дә бара. Проектантлар Н-1 ракета-йөртүче өстендә эшләде, ул Марска китәргә тиеш була. «Сыналуга җибәрүләр уңышсыз булды, шуңа күрә 1976 елда әлеге проект ябылды", - дип сөйли Урал Нури улы һәм космонавтикада төп проблема булып бүгенге көнгә кадәр кеше биофизикасы кала, дип тә өстәде. «Халыкара космик станциядә космонавт бер ел булсын өчен, аңа тәүлегенә бик күп сәгать спорт белән шөгыльләнергә кирәк, югыйсә ул анда түзә алмаячак. Сүз кораб һәм космонавтны махсус аппарат ярдәмендә бәйләячәк ясалма авырлыкны булдыру турында бара. Аның ярдәмендә космонавт түгәрәк тирәли әйләнергә тиеш, бу галәмдә күбрәк тора алырга мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлата Урал Нури улы.

«Миңа җирдә эшләргә язган булган»

«Галәмне күрү турында һәр инженер хыялланды", - дип билгеләп үтте Урал Закиров. Шулай ук безнең героебыз да Сергей Королевнтан рөхсәт ала һәм Айга очу өчен кандидатлар медицина тикшерүе уза торган махсус бүлеккә җибәрелә.

Буш вакытында Урал Нури улы картиналар ясый, фәнни мәкаләләр яза һәм йолдызара очыш турында китаплар чыгара.

Урал Закировка вестибуляр аппаратны тикшерә торган әйләнгеч урындыкта утырырга, махсус таганнарда атынырга, барлык медицина белгечләренең диярлек үтәргә, тест биремнәрен эшләргә насыйп була.

Тик галәмгә ишекләр офтальмолог тикшерүен узганнан соң мәңгегә ябыла. Урал Нури улының күрү белән бәйле проблемалары булуы ачклана, ул ерактан начар күрә. Безнең герой бирешми - СССР Оборона министрлыгының баш хирургы Александр Александрович Вишневскийга кадәр барып җитә. Әмма сәламәтлеге белән проблеманы хәл итеп булмый. «Миңа җирдә эшләргә язган булган күрәсең, хәзер борчылмыйм, һәркемнең үз урыны», – ди Урал Нури улы, елмаеп.

70-нче еллар ахырында безнең герой Казанга күченә, анда Казан физика-техника институтында эшли. Фәнни эшчәнлеген Урал Закиров ташламый - космик корабльләр өчен траекторийләрне эшләүне дәвам итә. Хәзер ул физика-математика фәннәре докторы, Казан университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре булып тора. Буш вакытта Урал Нури улы «Космоста караңгы энергия физикасы» темасына картиналар ясый, фәнни мәкаләләр яза һәм йолдызара очыш турында китаплар чыгара. «Яшьләр илебез космонавтикасы казанышлары турында онытмасын, атаклы космонавтлар, инженерлар, проектантлар, космонавтика тарихын язган кешеләрне белсеннәр иде», – ди Урал Закиров.

Барлык яңалыклар