Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.12.2021, 14:05

«Упсала-Цирк» бүген казанлыларны Урицкий исемендәге паркта һәм Горки-Әмәт урманында көтеп кала

Артистларның йомгаклау чыгышлары 15:00 һәм 19:00 сәгатьтә узачак.

Фото: Казан Парклары һәм скверлары дирекциясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь, Дмитрий Никитин). Бүген Казанда Петербург «Упсала-Цирка» артистларының йомгаклау чыгышлары узачак. Бәйрәм программасы 15:00 сәгатьтә Урицкий исемендәге парк сәхнәсендә һәм 19:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында узачак.

«Казан артистлар өчен үзенчәлекле урын булды, – дип сөйләде Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе арт-директоры Лилия Вәлиева. – Артистларга безнең шәһәрдә чыгыш ясау зур тәэсир калдырды, бигрәк тә Казансу яры истә калды. Артистлар мондый экстремаль шартларда беренче тапкыр чыгыш ясый, ләкин һава торышы циркчыларны туктатмады һәм чыгыш ясауга комачау итмәде. Якын арада алар яңадан безнең шәһәргә әйләнеп кайтырлар дип өметләнәбез».

Казанга «Упсала-Цирк» беренче тапкыр, паркларда уздырыла торган кышкы Менә-менә» программасы кысаларында килде. Циркның һәр чыгышында 100-дән артык тамашачы катнашты, күпчелек өлеше – балалар. Чыгышлардан соң артистлар махсус мастер-класслар үткәрде һәм яшь тамашачыларны үз осталыклары нигезләренә өйрәтте.

Төньяк башкаладан килгән цирк профессиональ труппаны, инклюзив проектны, шулай ук социаль куркыныч төркемнәргә кергән балалар һәм яшүсмерләрне берләштерә. Проект 2000 елда Санкт-Петербург урамнарында барлыкка килгән. Мәскәү вокзалы, Гостиный двор һәм хәйрия ашханәләре янында театр режиссеры Лариса Афанасьева һәм Германиядән килгән студент кыз Астрид Шорн урам яшүсмерләренә һәм караучысыз балаларга жонглёрлык итәргә яки моноциклда йөрергә тәкъдим иткән. 20 ел эшләү дәверендә цирк Россия һәм Европа илләре буйлап гастрольләр белән йөргән, «Алтын битлек» һәм башка бүләкләргә лаек булган.

Барлык яңалыклар