Номерларда социаль куркыныч төркемнәргә керүче балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук үсеш үзенчәлекләре булган балалар катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Казанның алты җәмәгать киңлегендә Санкт-Петербургтан килгән «Упсала-Цирк» чыгышлары узачак. «Менә-менә» дип аталган шәһәр кышкы программасы кысаларында тамашалар 28-нче декабрьдән башлана.
«Упсала-Цирк» профессиональ труппаны, инклюзив проектны һәм социаль куркыныч төркемгә кергән балалар һәм яшүсмерләрне берләштерә. 20 ел эшләү дәверендә цирк Россия һәм Европа илләре буйлап гастрольләрдә йөри, «Алтын битлек» һ.б. бүләкләргә ия була. Казанга артистлар беренче тапкыр киләчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
28-нче декабрьдә 15:00 сәгатьтә артистлар «Ак чәчәкләр» бульварында чыгыш ясаячак, 19:00 сәгатьтә – Горький исемендәге паркта.
29-нчы декабрьдә 15:00 сәгатьтә тамаша «Крылья Советов» паркында узачак, 19:00 сәгатьтә Казансу елгасы яр буенда, «Урам» экстрим-паркының ябык өлеше янында.
30-нчы декабрьдә 15:00 сәгатьтә шәһәребез кунакларын Урицкий паркында, 19:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында көтәләр.