Ярышларда җәйге һәм кышкы этапларда җиңүчеләр катнашачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Фестивальнең суперфиналы тантаналы рәвештә 10:00 сәгатьтә ачыла, шуннан соң ярышлар программасы башлана.
Турнирда катнашучылар ГТО комплексы күнегүләреннән торган эстафета узачак – аларга физик көч, сыгылмалылык, тизлек, төгәллек күрсәтергә туры киләчәк. Җиңүче командалар эстафетаның барлык этапларын узуга киткән вакыт буенча билгеләнәчәк.