Районнар һәм структур бүлекчәләр башлыклары белән киңәшмәне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров үткәрде
Фото: Марат Мөгыйнов
Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТКХ комитеты рәисе Василий Лысачкин, гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин, административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев, социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин, район башлыклары һәм идарәче компанияләр җитәкчеләре катнашты.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев сүзләренә караганда, бүгенге көнгә күпфатирлы 3 мең 381 торак йорт тикшерелгән, шуларның 1240 ында (37%) билгеләнгән таләпләрне бозу очраклары ачыкланган. 5 күрсәтмә бирелгән һәм 385 кисәтү ясалган. Шулай ук 380 социаль учреждение тикшерелгән, алар арасында хокук бозулар ачыкланган объектлар 20% ны тәшкил итә.
Күпкатлы йортларны һәм алар янәшәсендәге территорияләрне карап тоту буенча эре идарәче компанияләргә – 279, вак идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә 106 кисәтү белдерелгән, шул исәптән беренчеләрендә – 158, соңгыларында 29 кисәтү түбәләрне тәртиптә тотмау белән бәйле.
Түбәләрне карап тоту буенча ясалган кисәтүләрнең күп өлеше су агып төшә торган торбаларда, подъездлар һәм балконнар козырекларында, биналарга керү урыннарында боз катламнары, түбәләрдә кар «бүрек»ләре барлыкка килү белән бәйле.
Шәһәрнең социаль объектлары аеруча игътибар үзәгендә. Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин искәртеп узганча, Казанда сөзәк түбәле биналарда 194 белем бирү оешмасы, 23 мәдәният учреждениесе, 11 спорт объекты, 9 яшьләр оешмасы урнашкан.
Рөстәм Гафаров департаментка мәктәпкәчә учреждениеләр һәм мәктәп биналары түбәләрен чистарту буенча барлык эшләрне төгәлләргә кушты.
Ә район администрацияләренә һәм торак-коммуналь хуҗалык комитетына биналарның түбәләрен боз сөңгеләреннән һәм боздан чистартуны даими контрольдә тоту бурычы йөкләнде.