В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финалга узган 37 оешма арасында «Мәскәү районы Торак-коммуналь хуҗалыгы» идарә компаниясе» һәм «ДОМУС» идарә компаниясе» дә бар
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне билгели торган I Бөтенроссия «Миссия – комфорт» конкурсында Казанның идарәче компанияләре җиңүгә ирешкән. Мәскәүдә узган бүләкләү тантанасында «Мәскәү районы Торак-коммуналь хуҗалыгы» идарә компаниясе»нә беренче дәрәҗәдәге диплом, «ДОМУС» идарә компаниясе»нә икенче дәрәҗәдәге диплом тапшырылган.
Бәйгегә йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча Россиянең 27 төбәгендәге торак милекчеләр ширкәтеннән һәм торак-коммуналь хуҗалык комплексыннан, 86 идарәче оешмадан барлыгы 156 проект тәкъдим ителгән. Финалга берничә номинация буенча 37 оешмадан бары тик 60 проект кына сайлап алынган.
Мәскәүдә узган чарада «Экология һәм халык белән хезмәттәшлек» номинациясендә «Мәскәү районы Торак-коммуналь хуҗалыгы» идарә компаниясе» иң яхшысы дип танылган. «ДОМУС» идарә компаниясе» исә «Ишегалды территорияләрен төзекләндерү» номинациясендә икенче урынга лаек булган.
Конкурс нәтиҗәләре нигезендә Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе бүләкләр саны буенча лидерлар исемлегенә кертелгән.
Шәһәрнең Мәскәү районындагы торак-коммуналь хуҗалыгы идарә компаниясе 2006 елдан эшли башлый. Идарә гомуми мәйданы 2,2 млн кв.метрдан артык 554 торак йортта яшәүче 84 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Совет чорында төзелгән йортлар торак фондның нигезе булып тора. Ә бу исә торак-коммуналь юнәлештә хезмәт күрсәтүне аеруча катлауландыра. Идарә оешмасында эшләүчеләр йортларны зур җаваплылык белән карап тотканга һәм вакытында хезмәт күрсәтә белгәнгә, халык өчен барлык уңайлыклар да булдырылып тора.
«ДОМУС» идарә компаниясе 2017 елда оештырыла. Киров һәм Мәскәү районнарында гомуми мәйданы 253 мең кв.метрдан артык 27 күпфатирлы йортка һәм алты парковкага хезмәт күрсәтә. Идарәче компания 8 меңнән артык кешенең тормышын уңайлы һәм имин итү максаты белән эш итә.
Конкурс Россия Төзелеш министрлыгы, Федерация Советының Федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитеты, Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты, Җирле бергәлекләрне үстерү институты ярдәме белән уздырылган.