Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2022, 09:17

Казанның идарәче компанияләре Бердәм исәп-хисап үзәгенә ТКХ бурычлары өчен пеня исәпләүне туктатып тору үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр

Мөрәҗәгать итү өчен сәбәп РФ Үзәк банкының рефинанслау ставкасын күтәрү булды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). Казанның эре идарәче компанияләре Бердәм исәп-хисап үзәгенә – «Татэнергосбыт»ка февраль аенда шәһәр халкына торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен (электр, газ, җылылык, су белән тәэмин итү һәм канализация) вакытында түләмәгәнгә пенялар исәпләмәү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

Мөрәҗәгать итү өчен сәбәп РФ Үзәк банкының рефинанслау ставкасын 9,5% тан 20% ка кадәр күтәрү булды. Пеня күләме ставка күләменә бәйле һәм түләү срогы чыккан һәр көн өчен, әгәр дә түләмәү вакыты түләү срогыннан 90 көнгә артып китсә, 1/300-1/130 тәшкил итә. Төп ставканың кискен күтәрелүе сәбәпле, билгеләнгән пеняларның күләме дә арта.

Бердәм исәп-хисап үзәгенә – «Татэнергосбыт»ка мөрәҗәгать белән «Уютный дом», «ЖиК», «Бриор-К», «Старый город», «Совет районының район торак идарәсе», «Гвардия», «Авиатөзелеш районы», «Идел буе авария-диспетчерлык хезмәте», «Ремонтсервис», «Идел буе районының торак-коммуналь хуҗалыгы», «РАН Сервис», «УютСервис», «Танкодром», «Азино-Сервис», «Дәрвишләр», «Заречье», «Мәскәү районының торак-коммуналь хуҗалыгы», «Сервис-Гарант» кебек идарәче компанияләр чыкты, дип хәбәр иттеләр ТКХ комитетында.

Шуның белән бергә, идарәче компанияләр закон нигезендә пеня исәпләүгә мораторий кертелмәгән, элек исәпләнгән бурыч һәм пенялар шул килеш кала, дип билгеләп үтә. Шуңа бәйле рәвештә, бурычлы кешеләргә, киләчәктә пеня дә түләп интекмәс өчен, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны кыска вакыт эчендә түләргә киңәш ителә.

Барлык яңалыклар