В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультацияләр алу өчен алдан язылырга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). 21-нче апрельдә Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне оештыра.
Гражданнарны 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча кабул итәчәкләр. Алдан язылу 19-нчы апрельдән 20-нче апрельгә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) +7(843)238-36-32, +7(843)238-18-41 телефон номерлары буенча мөмкин, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да җиткерергә кирәк.
Республика районнарында консультация алу өчен, алдан язылу территориаль бүлекләрнең телефон номерлары буенча 19-20 апрель көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) сайтта күрсәтелгән телефоннар буенча үткәрелә.
Консультациягә язылган эшмәкәрләргә идарәдә һәм аның территориаль бүлекләрендә булганда сулыш органнары өчен шәхси саклау чараларын (битлекләрне, респираторларны) кулланырга кирәк.