В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай консультацияләр 20-нче майда узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). 20-нче майда Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе эшкуарлар өчен ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Бу көнне бизнес вәкилләре Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләренә мөрәҗәгать итә һәм эшкуарлык эшчәнлегенә кагылышлы сораулар бирә алачак. Түләүсез консультацияләр 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча үткәреләчәк, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Алдан язылу бүген, 19-нчы майда, 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефоннар буенча бара: +7(843)238-60-62, +7(843)238-36-32, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да күрсәтергә кирәк.
Консультациягә язылган эшмәкәрләргә идарәдә һәм аның территориаль бүлекләренә килгәндә сулыш органнарын (битлекләр, респираторлар) һәм кулларны (перчаткалар) индивидуаль яклау чараларын кулланырга кирәк.