В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урыны белән томан булуы ихтимал.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). 8-нче октябрьдә Казанда аз болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һәм көннең беренче яртысында аерым районнарда томан булуы мөмкин. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан салмак җил. Һава температурасы төнлә нульдән 1-3 градуска түбән, түбән урыннарда минус 5 градуска кадәр, иртәгә көндез11-13 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча төнлә һәм көннең беренче яртысында урыны белән томан көтелә. Төнлә һава температурасы -1-дән -6 градуска кадәр, көндез +9-дан +14 градуска кадәр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.