Мондый таләпләр куелса, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Казанда ата-аналар мәктәпкәчә учреждениеләргә кергәндә QR-кодлар күрсәтергә тиеш түгел. Үткәрү режимы элегрәк билгеләнгән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен исәпкә алып – термометрия үткәрелү, социаль дистанцияне һәм битлек режимын саклау белән гамәлгә ашырыла.
Ата-аналардан QR-код таләп ителгән очраклар булса, Казан мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлегенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)292-52-27.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре начар эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә игълан ителгән эшләми торган көннәрдә элеккеге режимда эшләячәк. Эш көне булмаган бәйрәм көннәре искәрмә булып тора.