В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Идарәнең яңа җитәкчесен коллективка Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Алсу Сафина). Бүген Казанда Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин Мәгариф идарәсе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Идарәне Илнар Һидиятов җитәкләде.
2010 елдан И.Һидиятов Мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары булып хезмәт итте, ә бүгенге көнгә кадәр ул идарә җитәкчесе вазыйфаларын башкарды.
Денис Калинкин хәбәр иткәнчә, карарга бүген кул куелган. “Без читтән кеше эзләмәдек. Иң мөһиме безнең Мәгариф идарәсендә иң яхшы коллектив бар”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе.
Казанда мәгариф системасы республикада һәм илдә үрнәк булып тора, дип ышанычын белдерде Д.Калинкин. “Тату команда белән Татарстан башкаласы иминлеге өчен эшләргә кирәк”, дип теләде Башкарма комитет җитәкчесе.
Мәгариф идарәсенең яңа җитәкчесе аңа ышаныч белдергән һәм мәгариф системасын югары бәяләгән өчен рәхмәтен белдерде. “Озак еллар дәвамында без шәһәрдә мәгариф өлкәсендә хезмәт итәбез. Өлкә катлаулы, шулай да куелган бурычларны хәл итә алырдай командабыз бар”, - диде И.Һидиятов. “Көчебездән килгәннең барысын да эшләрбез”, - дип өстәде ул.
Искәртергә кирәк, Мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе Илсур Һадиуллин ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде.
Һидиятов Илнар Рүзәл улы 1979 елның 7 сентябрендә Дусым авылында (Арча районы, ТАССР) туа. 2001 елда Татар дәүләт гуманитар институтын (татар теле һәм әдәбиятыукытучысы) тәмамлый, 2014 елда – “Югары икътисад мәктәбе” Милли тикшеренү университетын (магистр). Филология фәннәре кандидаты. Класс чины – 1 класслы муниципаль киңәшче. Төрек телендә иркен сөйләшә.
2001-2006 – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Мәскәү районының 2 номерлы лицей-интернаты муниципаль мәгариф учреждениесенең интернат мөдире.
2006-2007 – Башкарма комитетның Мәгариф идарәсенең Мәскәү районы буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары.
2007-2008 – Башкарма комитетның Мәгариф идарәсенең милли белем бирү секторы мөдире.
2008-2010 – Башкарма комитетның Мәгариф идарәсенең Мәскәү районы буенча мәгариф бүлегенең баш белгече.
2010-2018 – Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Бүләкләре: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2009), Казанның Мактау грамотасы (2013), “Мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен” күкрәк билгесе (2015), “Казан шәһәрендә үткән 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале (2015), “Казан шәһәрендә үткән 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты” истәлекле медале (2015).