В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аппарат киңәшмәсендә кадрлар билгеләнеше турында Илсур Метшин хәбәр итте
Фото: Марат Мөгыйнов
«Без Арсений Андреевич Карякинны күптән беләбез. Ул безнең белән 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың башкарма дирекциясе белгече булып эшли башлады, анда хезмәттәшләребез белән зур әзерлек үтте. Аннары Арсений Андреевич җирле идарә органнарына күчте, «Казан ярминкәсе»ндә эшләде», – дип искәртте шәһәр башлыгы.
Соңгы дүрт елда Арсений Карякин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы эшчәнлеге белән бәйле юнәлештә хезмәт куйды.
«БРИКС уеннары һәм БРИКС саммиты кебек мөһим халыкара вакыйгалар алдыннан халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе эше тагын да җаваплырак һәм әһәмиятлерәк эшчәнлек сорый. Уңышлар һәм нәтиҗәле хезмәт телибез», – дип йомгаклады мэр.
Юлия Летникова