В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спикерлар булып психологлар, коуч-тренерлар, юристлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре чыгыш ясаячак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Дәресләргә барлыгы 25 яшь педагог йөриячәк – аларны 20 сәгатьтән артык төрле семинар һәм тренинглар, шулай ук алты эксперт һәм остазлар белән очрашулар көтә.
Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, бу гомуми белем бирү оешмаларының яшь белгечләре өчен мондый форматта үткәрелә торган беренче чара. «Әлеге программа безнең укытучылар соравы буенча төзелде. Бу матур традициягә әверелер дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук педагогик эшчәнлекнең төрле өлкәләре буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла: конфликтлар белән идарә итү, педагогның психологик портреты, норматив-хокукый база нигезләре, социаль челтәрләрдә педагогның шәхси бренды, cоциаль проектлау, грант ярдәме.
Семинарлар тәмамланганнан соң, 5 төркемнең һәркайсы шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә бер проект идеясен тормышка ашыра алачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Мәгариф идарәсендә.
Интенсив 23 нче мартка кадәр Казанның мәгариф хезмәткәрләре йортында узачак. Спикерлар булып психологлар, коуч-тренерлар, юристлар, төрле коммерцияле булмаган оешмаларның җитәкчеләре һәм башкалар чыгыш ясаячак.