Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2020, 17:17

Салым хезмәте татарстанлыларга дистанцион рәвештә хезмәт күрсәтә

Интерактив сервислар аша онлайн режимында теләсә нинди хезмәтне алырга мөмкин - халык өчен 50-дән артык сервис эшли.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель, Алена Мирошниченко). Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр белән контактсыз хезмәттәшлеккә күчте. Ведомство эшенең үзизоляция режимы шартларында ничек оештырылуы, шулай ук кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.

Салым түләүчеләр 50-дән артык онлайн-сервистан файдалана ала

Территориаль салым органнарында җирле халыкны кабул итү 30-нчы марттан туктатылган. Хәер, хезмәт эшләвен дәвам итә, әмма килеп туган вәзгыять үзенчәлекләрен исәпкә алып. «Федераль салым хезмәте гражданнарны интерактив сервислар аша рәсми сайтта контактсыз хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра. Монда, шулай ук мобиль кушымтада онлайн режимында теләсә нинди хезмәтне алырга мөмкин - салым түләүчеләр өчен 50-дән артык сервис бар», - дип сөйләде А.Никиташин.

Шәхси кабинетлар салым түләүчеләрнең барлык биш категориясе өчен дә оештырылды, шул исәптән үзмәшгульләр өчен дә. Өстәвенә, сервис функционалы даими рәвештә киңәя. А.Никиташин ассызыклаганча, бүген бу халыкның салым органнары белән аралашуының төп чарасы. Моннан тыш, шәхси кабинет аша гражданнарга мәгълүмат җиткерү оештырылды.

Салым хезмәте сервислары аша гражданнар юридик затларны, шәхси эшмәкәрләрне, крестьян-фермер хуҗалыкларын теркәү өчен документлар тапшыра алалар. Шулай ук салымнарны җиде салым калькуляторы аша, шул исәптән «Салым салу режимын сайлау» калькуляторын да кертеп, мөстәкыйль рәвештә санау мөмкинлеге бар. Гражданнар интерактив форматта салымнар түли, теләсә нинди мөрәҗәгатьләрне яки шикаятьләрне салым органнарына җибәрә һәм нәтиҗәләрне белә ала.

Салым хисабын бирүгә килгәндә, аны электрон документ әйләнеше операторлары аша электрон имза ачкычы булган очракта электрон рәвештә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында салым һәм бухгалтерлык хисабы бирү сервисы аша, шулай ук үз хезмәтләрен күрсәтүне дәвам итүче вәкаләтле вәкилләр аша җибәрергә мөмкин. «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы аша гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр 3-НДФЛ декларациясен бирә ала. Моннан тыш, хисапны почта аша җибәрергә мөмкин.

Хисап срокларын озайту салым түләү срокларын озайтуга китерми

«Килеп туган вәзгыятьтә Россия Федерациясе Хөкүмәте коронавирустан зыян күргән тармакларда эшләүче бизнеска ярдәм итү чараларын күрә», - дип ассызыклады А.Никиташин. Мондый тармаклар исемлегенә авиаташулар, аэропорт эшчәнлеге, автоташулар, мәдәният, ял һәм күңел ачуларны оештыру, физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеге һәм спорт, туризм өлкәсендә туристлык агентлыклары һәм башка оешмалар эшчәнлеге, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, өстәмә белем бирү оешмалары һәм дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләре, конференцияләр һәм күргәзмәләр оештыру эшчәнлеге, халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары хезмәтләре.

Зыян күргән тармакларда эшләүче кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре өчен салымнар түләү сроклары күчерелде. 6 айга - табышка салым, 2019 ел өчен салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым һәм бердәм авыл хуҗалыгы салымы, 2020 елның март ае һәм беренче кварталы өчен салым һәм аванс түләүләре, НДСтан тыш, салым агентлары түли торган салымнар һәм һөнәри керемгә салым. 4 айга - 2020 елның беренче яртыеллыгы һәм икенче кварталы, апрель-июнь өчен салымнар һәм аванс түләүләре, НДСтан тыш, салым агентлары түли торган салымнар һәм һөнәри керемгә салым, шулай ук патентларга салым, аны түләү срогы 2020 елның икенче кварталына туры килә. 3 айга - 2019 елда шәхси эшмәкәрләрнең керемнәреннән НДФЛ. Шулай ук күрсәтелгән оешмалар өчен транспорт салымы, оешмалар мөлкәтенә салым һәм җир салымы буенча аванс түләүләрен түләү сроклары озайтылды: 2020 елның беренче кварталында - 2020 елның 30-нчы октябреннән дә соңга калмыйча, 2020 елның икенче кварталында - 2020 елның 30-нчы декабренә кадәр.

Зыян күргән тармаклардан микропредприятиеләр өчен иминият кертемнәрен түләү срогы озайтыла: 2020 елның 6 аена - март-май айларына, 4 айга - июнь-июль айларына.

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары шулай ук барлык оешмалар өчен салым хисабы бирү срогы күчерелә, дип билгеләде. 3 айга - декларацияләр, НДСтан тыш аванс хисаплары буенча хисаплар һәм салым агентлары түли торган иминият кертемнәре буенча исәпләүләр, бухгалтерлык хисабы, аларны тапшыру срогы 2020 елның март-май айларына туры килә. «Игътибарыгызны җәлеп итәм, 2020 елның 30-нчы июленә кадәр физик затлар өчен, шәхси эшкуарларны да кертеп, 2019 елда алынган керемнәр турында декларация кампаниясе срогы озайтыла. Салым хисаплылыгын тапшыру срогы 2020 елның 15-нче маена кадәр озайтыла», - диде спикер.

А.Никиташин салым түләүчеләрнең игътибарын аеруча хисап бирү срокларының озайтылуы салым түләү срокларын автомат рәвештә озайтуга китермәвенә юнәлтте.

Салым түләүнең кичектерелүе һәм бүлеп түләнүе зыян күргән тармакларда эшләмәүчеләргә дә кагылырга мөмкин

Ярдәм чаралары арасында спикер 2020 елның 31-нче маена кадәр күчмә салым тикшерүләре, шулай ук билгеләнгән тикшерүләр уздыру туктатылуы турында искәртте. Шул ук срокка кадәр салым органнары, әгәр декларация яки иминият кертемнәре буенча исәп-хисаплар вакытында бирелмәгән булса, банкта исәп-хисап счетларын блокламаячак.

Июнь башына кадәр банк яки шәхси счетлар ачуга тыюлар бетерелде, хәтта салым түләүчегә карата счетлар буенча операцияләрне туктатып тору турында карар чыгарылган булса да, шулай ук медицина оешмаларының медицина эшләнмәләре һәм дарулар сатып алуга блокланган счетларын тотуны тыю гамәлдән чыгарылган.

2020 елның 1-нче мартыннан 1-нче июненә кадәр документлар бирү турындагы таләпләрне алганда, шулай ук вакыт озайтыла: НДС буенча 10 көнгә һәм калган очракларда - 20 эш көненә.

Шәхси кичектерүләр һәм бүлеп түләүләр белән зыян күргән тармакларда эшләмәгән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр дә кулланырга мөмкин. Моның өчен аларга салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шартларның берсе - керемнәрнең 10%-тан артыкка кимүе. Шулай итеп, эшмәкәрләр өчен бер елга кадәр кичектерүләр (6 айга кадәр - тәэмин ителүне күрсәтмичә ) һәм 3 елга кадәр бүлеп түләүләр, ә эре салым түләүчеләр, стратегик, система ясаучы, шәһәр төзүче предприятиеләр өчен 5 елга кадәр мөмкин.

1-нче майга кадәр белешмәләр кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән һәм аеруча зыян күргән тармакларга караган салым түләүчеләр өчен түләтү чараларын куллану туктатылган. Моннан тыш, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләргә карата салым органнары банкротлык турында гаризалар кабул итүне туктаткан, дип искәртте спикер.

Ситуацион үзәк икътисади һәм социаль вәзгыятьне күзәтеп тора

Матбугат конференциясе барышында А.Никиташин хәбәр иткәнчә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында махсус бүлек булдырылган, анда коронавирус инфекциясе таралу аркасында катлаулы икътисади хәлгә эләккән бизнеска ярдәм итү чаралары урнаштырылган. Салым түләүчеләргә ярдәм итүнең яңа чаралары расланган саен бүлек тулыланачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсендә оператив мониторинг өчен ситуацион үзәк булдырылган. Белгечләр финанс, социаль һәм икътисади хәлнең начарлануын - хезмәт хакының, эш көненең, персонал санының мәҗбүри кимүен, товарларга кулланучылар ихтыяҗының түбәнәюен күзәтәләр. Килеп туган икътисади куркынычлар турындагы мәгълүматны Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе ситуацион үзәкләренә, шулай ук исәпкә алу урыны буенча республиканың территориаль салым органнарына җибәрергә мөмкин. Белгечләрдән консультацияне Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм контакт-үзәге номеры буенча: +7(800)222-22-22, шулай ук салым инспекцияләренең барлык телефоннары буенча алырга мөмкин.

Барлык яңалыклар