В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә идарә башлыгы Ирина Дябилкина сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасын гамәлгә кертә башлый. Махсуслаштырылган программа продукты киңлек мәгълүматларын эшкәртү белән бәйле булган күп кенә хезмәтләрне һәм процессларны автоматлаштыру мөмкинлеге бирәчәк: җир участокларын формалаштыру һәм шәһәр төзелеше планын бирү, шәһәр төзелеше нәтиҗәләрен әзерләү, инженерлык челтәрләрен килештерү һ.б. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә идарә башлыгы Ирина Дябилкина сөйләде.
Продуктны эшләүче - конкурс җиңүчесе, Төмәннән «Джеймс девелопмент» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. «Бүгенге көндә бу - Россиянең Юстиция министрлыгы тарафыннан шәһәр төзелеше өлкәсендә IT-технологияләрне гамәлгә кертүнең иң яхшы тәҗрибәсе дип танылды. Системаны эшләү һәм гамәлгә кертүнең гомуми срогы ел ярымга якын», - дип аңлатты И.Дябилкина. Бу атнадан идарә әкренләп яңа программада эшләүгә күчә башлый.