Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). 17 нче майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская министрлык һәм ведомство вәкилләре белән берлектә халык сорауларына җавап бирәчәк.
Гражданнарны кабул итү 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Карл Маркс урамы, 61 адресы буенча узачак. Консультация алу өчен +7(843)236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.
Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең Skype ярдәмендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Халык сорауларына РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге, ТР буенча Медик-социаль экспертизаның баш бюросы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре җавап бирәчәк.