Телефоннан алдан язылу үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). 18-нче августта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов гражданнарны кабул итәчәк.
Халыкны кабул итү 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (К.Маркс ур., 61) узачак. Татарстанлылар шулай ук Skype һәм Zoom программаларына кушылып, видеоэлемтә буенча сораулар бирә алачак.
Алдан язылу түбәндәге телефон буенча уздырыла: +7(843)236-41-80, дип хәбәр итә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.