В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар сорауларны үзләренә шәхсән бирә ала, ә Татарстан районнарында яшәүчеләр – онлайн.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). 26-нчы августта ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова гражданнарны кабул итәчәк.
Үз сорауларын бирергә теләүчеләргә алдан +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк. Кабул итү 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Карл Маркс ур., 61, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.
Татарстан районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре өчен онлайн-кабул итү бүлмәләрендә консультация ала алалар.