В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар сорауларны үзләренә шәхсән бирә ала, ә Татарстан районнарында яшәүчеләр – онлайн.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). 6-нчы августта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Казанда гражданнарны кабул итәчәк.
Үз сорауларын бирергә теләүчеләргә алдан +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк. Кабул итү 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Карл Маркс урамы, 61.
Моннан тыш,Татарстан районнарында яшәүчеләр консультацияне онлайн режимында республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә ала ала, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.