Әлеге очрашу турнирның ярымфиналына кемнәр чыгачагын хәл итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Бүген Казанда Европа Кубогының чирекфинал баскетбол матчы узачак. Мәйданчыкка турнир хуҗалары – УНИКС – һәм «Локомотив-Кубань» чыгачак.
Турнирның "плей-офф"ы кысаларында УНИКС һәм Кубаның «Локомотив» клубы ике тапкыр очрашты инде. Шулай итеп, 5-нче март көнне үз мәйданнарында казанлылар җиңү яулады, ә 8-нче мартта кубанлылар җиңде. Әлеге очрашу турнирның ярымфиналына кемнәр чыгачагын хәл итәчәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген шулай ук «Альба» (Берлин, Германия) – «Уникаха» (Малага, Испания), «Асвел» (Вийерван, Франция) – «Андорра» (Андорра-ла-Велья, Андорра) парларында ярымфиналга чыгучыларның исемнәре билгеле булачак. Әлегә Европа Кубогы "дүртлеге"нә Испаниянең «Валенсия» командасы чыкты, ул «Ритас»ны (Вильнюс, Литва) ике тапкыр җиңде .
Казан баскетбол клубында билгеләп үтүләренчә, быелгы сезонда Европа Кубогында УНИКС "үзебездә вакытта" оттырмый. Икенче чирекфинал ярышларыннан соң нәкъ менә Казан әйләнеше турнир рейтингын җитәкләде.
Уникс өчен хәлиткеч чирекфинал уены бүген 19.00 сәгатьтә Баскет-холлда узачак, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.