Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2019, 09:46

Казанда «Сүзләр һәм музыка» уникаль проекты тәмамлана

Әдәби баттл Аксенов исемендәге скверда узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). Казанда «Сүзләр һәм музыка» уникаль проекты тәмамлана. 2-нче июньдә финал һәм гала-концерт узачак, чарада мелодекламация жанрындагы иң яхшы артистлар чыгыш ясаячак.

Проектның җиңүчесе исеменә алдагы өч тур лидерлары дәгъва итә: Юлия Рахманюк, Камилә Латыйпова һәм Андрей Кондаков. Хәзер аларга яңадан сәхнәгә чыгарга, шигырь язарга һәм аларны музыка астында уку буенча көчләрен күрсәтергә кирәк булачак.

Әдәби баттл Аксенов исемендәге скверда 18.00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итәләр «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә.

Исегезгә төшерәбез, «Сүзләр һәм музыка» проекты 2019 елның апрель ахырында старт алды. Ул хәзерге заман шәһәр яшьләре образын формалаштырырга һәм рус-татар шагыйрьләре арасында популярлыкны кире кайтарырга ярдәм итә. Моннан тыш, чаралар циклы шәһәр паркларында һәм скверларында төрле активлыкны күрсәтергә һәм мелодекламация жанрына кызыксыну уятырга тиеш.

Җәмәгать киңлекләрендә ачылган мәйданчыкларда хәзерге заман шагыйрьләренең рус һәм татар телләрендә башкарган әсәрләрен инде мең ярымнан артык кеше, Казан кунаклары ишетте һәм бәяли алды.

Проектны оештыручылар – «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясе, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм башкалар.

Барлык яңалыклар