В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу метрополитен төзелеше белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Юлиус Фучик һәм Минск урамнары Казанда өлешчә транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен ябылачак. Бу метрополитенның икенче линиясендәге беренче участок төзелеше белән бәйле. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Юл участоклары этаплап ябылачак:
16-нчы декабрьдән 19-нчы гыйнварга кадәр – 145а һәм 149-нчы номерлы йортлар янында;
20-нче гыйнвардан 7-нче февральгә кадәр – 151-нче номерлы йорт янында;
8-нче февральдән 21-нче февральгә кадәр – 155-нче номерлы йорт янында;
22-нче февральдән 2-нче мартка кадәр һәм 3-нче марттан 27-нче мартка кадәр 108-нче номерлы йорт янында.