В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ябылу эшләре ремонт эшләре башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Казанның Авиатөзелеш районында Годовиков һәм Симонов урамнары хәрәкәт өчен өлешчә һәм этаплап ябыла. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Әйтик, 30-нчы июньгә кадәр Годовиков урамы (Симонов урамыннан Максимов урамына кадәрге участокта) һәм Симонов урамы (Ленинград урамыннан Годовиков урамына кадәрге участокта) ябык.
1-нче июльдән 20-нче августка кадәр Симонов урамы (Чапаев урамыннан алып Ленинград урамына кадәрге участокта) ябык булачак.
Ябылу эшләре ремонт эшләре башкару белән бәйле.