Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Казанда вакытлыча Гагарин һәм Тунаков урамнары буйлап транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
30-нчы апрельдән 9-нчы майга кадәр Гагарин урамындагы 81-нче, 83-нче һәм 87-нче йортлар янындагы участок ябык булачак.
10-нчы майдан 17-нче майга кадәр Тунаков урамындагы участок - Енисей урамындагы 8-нче йорт һәм Гагарин урамындагы 89-нчы йорт янында ябык булачак.
18-нче майдан 26-нчы майга кадәр Тунаков урамындагы участок - 53а йорт янында һәм Восстание урамындагы 38-нче һәм 41-нче йортлар янында ябык булачак.
Хәрәкәтне чикләү кабельле челтәрләрдә эшләр башкару белән бәйле.