Бу ремонт эшләрен башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Казанда Болотников һәм Фрунзе урамнары буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
30-нчы сентябрьгә кадәр Чкалов урамыннан алып шәһәрнең Киров районындагы боҗра хәрәкәтенә кадәрге участокта Болотников һәм Фрунзе урамнарының машина йөрү өлеше һәм тротуарлары хәрәкәт итү өчен ябык.
Хәрәкәтне чикләү ремонт эшләрен башкару белән бәйле.