Участокта асфальт-бетон өслеген ремонтлау буенча эшләр башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь). Казанда Большая Красная урамын транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябачаклар. Эшчеләр асфальт-бетон өслек түшәячәк.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, юлны ябу өч этапта гамәлгә ашырыла:
12-нче июнь 23:00 сәгатьтән 13-нче июнь 20:00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамында Театр урамыннан алып Батурин урамына кадәрге участокта хәрәкәт тулысынча ябылачак;
13-нче июнь 20:00 сәгатьтән 14-нче июнь 20:00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамының Жуковский урамыннан алып Театр урамына кадәрге участогы тулысынча ябылачак;
14-нче июнь 20:00 сәгатьтән 15-нче июнь 6:00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамының Толстой урамыннан алып Жуковский урамына кадәрге участогы тулысынча ябылачак.