Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.08.2024, 13:51

Тельман урамы һәм «Локомотив» пляжы: Казанда фотосессияләр өчен төп 5 урын

Бөтендөнья фотография көненә KZN.RU порталы фотога төшү өчен урыннар җыелмасын карады

19 августта Бөтендөнья фотография көне билгеләп үтелә, ул профессиональ фотографларны, һәвәскәр фотографларны һәм бу сәнгатьне яратучыларны берләштерә. Бәйрәм алдыннан блогер, фотограф Валерия Брылькова белән берлектә KZN.RU порталы Казанда матур итеп фотога төшү өчен биш урын җыйды.

1 нче урын. «Локомотив» пляжы

«Локомотив» пляжы – эссе көннәрдә йөзү һәм ял итү өчен генә түгел, ә фотога төшү өчен дә яхшы урын. Валерия Брылкова әйткәнчә, бу аның шәһәрдәге иң яраткан урыннарының берсе. Пляжда ялгыз фотога төшү дә, дуслар яки иптәш белән парлап та фотосессия оештырырга мөмкин.

«Комлы яр, биек камышлар, тамырлар – мин һаман да монда яңа һәм гадәти булмаган урыннар табам. Иң мөһиме — ераграк үтеп, күзәтеп бару. Ә тагын «Локомотив»та кояш баюны каршылау бик рәхәт», — дип уртаклашты блогер.

Исегезгә төшерәбез, узган җәйдә пляжны төзекләндерделәр. Монда шулай ук матур кадрлар өчен кулланырга мөмкин булган агач юллар салынган.

2 нче урын. «Рус-Алман Швейцариясе» табигать тыюлыгы

Табигый урын шәһәр үзәгендә, анда Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне, сулы-сазлыклы җирләрне, урманны, су басу болыннарын очратырга мөмкин. Рәсемдә биек калкулыкларга төшкән матур кояш нурларын күрергә була. «Суга чыгу юлы һәм яраткан камышлар да бар», – дип билгеләде Валерия Брылкова.

Күптән түгел паркта мәгълүмат стендлары һәм табличкалар пәйда булды, алар киңлекнең истәлекле урыннары, аның кыйммәтләре турында сөйли һәм 375 гектардан артык мәйданда юнәлеш табарга ярдәм итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Рус-Алман Швейцариясе аеруча саклана торган табигый территория статусын йөртә.

3 нче урын. «УРАМ» экстрим-паркы

«Шәһәрнең иң популяр урыннарының берсе, ләкин мин фотога төшәргә таң атканда килергә киңәш итәм. Матур яктылык һәм буш урын сезнең кадрларны кызыклырак итәчәк», — диде фотограф.

Таң атканда романтик сурәтләр, скейтбордта, самокатта, роликларда яки велосипедта динамик фотолар — боларның барысын да шәһәр халкына һәм кунакларына экстрим-парк мәйданчыгы бүләк итә ала.

4 нче урын. Горький урамындагы 19 нчы йорт адресы буенча

Матур һәм өлешчә серле киңлек Максим Горький урамындагы 19 нчы йорт ишегалдында яшеренгән. Элек монда сәүдәгәр Чукашев яшәгән. Бина 1908 елда архитектор Константин Олешкевич проекты буенча төзелгән. Ул рококо һәм барокко стиле элементлары белән эшләнгән.

«Урын зур түгел, ләкин монда бик күп кызыклы ракурслар табарга мөмкин, ә аннары Лядский бакчасында фотосессияне дәвам итәргә яки Кекин йортына кадәр барырга була», – дип киңәш итә Валерия Брылкова.

Исегезгә төшерәбез, Чукашев һәм Кекин йортлары — мәдәни мирас объектлары. Моннан алдан бу биналарның беренчесен төзекләндергәннәр иде.

5 нче урын. Тельман Урамы

Бу тар гына урам Казанның тарихи үзәгендә урнашкан. Биредә сарай стилендә төзелгән эстетик биналар урнашкан. Алар фотога төшү өчен бик яхшы фон булып хезмәт итә алалар.

Тынлык киңлеккә тагын да күбрәк серлелек өсти. «Урам ял итеп йөрү өчен бик туры килә. Машиналар азрак булсын өчен эш көннәрендә кич яки ял көннәрендә килергә киңәш итәм», – дип сөйләде блогер.

Фотограф болытлы көннәрдә яки яктылык йомшаграк булганда, таң һәм кояш батканда фотога төшерергә яратуын өстәде. Бу матур һәм атмосфералы сурәтне сизәргә мөмкинлек бирә.
Барлык яңалыклар