Юл участогында хәрәкәт 28 нче февральгә кадәр чикләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче февраль). Казанда Спартак урамы, 21 нче йорт янында хәрәкәт вакытлыча чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
28 нче февральгә кадәр Спартак урамындагы 21 нче йорттан Һади Такташ урамы белән кисешкән урынга кадәрге участок автомобильләр һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен ябык.
Бу элеккеге «Спартак» фабрикасы территориясендә канализация сузу эшләре белән бәйле, хәзер анда технопарк урнашачак.