Бу метрополитен төзелеше белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Казанда Чыңгыз Айтматов урамындагы автомобиль юлында вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле боерыклар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
30-нчы июльдән 24-нче августка кадәр юл Чыңгыз Айтматов урамында 1-нче номерлы йорт янында ябылачак. 2-нче августтан 31-нче августка кадәр хәрәкәт итү өчен Чыңгыз Айтматов урамындагы 1-нче номерлы йорт янында һәм Юлиус Фучик урамындагы 90б номерлы төзелеш янында участоклар ябылачак. Бу метрополитен төзелеше белән бәйле.