Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.07.2023, 09:00

Урам артистлары Казан мәйданчыкларында 16 мең тапкыр чыгыш ясаган

Проект башланганнан бирле «Art-проспект» платформасында 679 кеше теркәлгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июль, Юлия Летникова). «Art-проспект» платформасы ярдәмендә урам артистлары Казан мәйданчыкларында 16 мең тапкыр чыгыш ясаганнар. Проект башланганнан бирле сервиста 679 музыкант, рәссам һәм актер теркәлгән.

«Art-проспект» Бауман урамында, паркларда, скверларда һәм мәйданнарда чыгыш ясау өчен мөмкинлек бирә. Мәсәлән, төп җәяүлеләр урамында 18 иҗат мәйданчыгы бар: музыкаль җиһазлар белән биш нокта һәм тагын өчесе техникасыз, рәссамнар өчен тугыз мәйданчык һәм театраль чыгыш өчен бер. Иҗат өчен иң популяр урыннар нуль километры янында, шулай ук «Әкият» кафесы янәшәсендә урнашкан.

Платформада чыгышны броньлау өчен көненә 3 сәгатьлек дүрт слот ачыла. Теркәлү бер атна алдан ачыла, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Платформа Казан халкы өчен дә файдалы – сайтта артистларның чыгышлары җәдвәле бастырыла. Графикны карау өчен кызыксындырган мәйданчыкны сайларга кирәк. Әйтик, бу атнада Федор Шаляпин һәйкәле янында – Альянс Тальберг, ә сәгатьләр янында Family band чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, «Art-проспект» цифрлы платформасы штат режимында узган елның май аенда эшли башлады. Ул коммерцияле компонентсыз иҗат белән шөгыльләнүче артистлар өчен эшләнгән. Аның ярдәмендә Казан халкы һәм кунаклары шәһәр мәйданчыкларының берсендә чыгышларын броньлый ала. Моның өчен платформада ЕСИА системасы аша теркәлергә, профильне тутырырга, мәйданчык һәм чыгыш ясау өчен вакыт сайларга кирәк.

Барлык яңалыклар