В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле боерыклар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Казанның Вахитов районында Вишневский һәм Лейтенант Шмидт урамнары буйлап автомобиль юлларында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләделәр. Тиешле боерыклар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
23-нче июньгә кадәр транспорт хәрәкәте Вишневский урамы, 59-нчы һәм 61-нче йортлар янында чикләнгән. Бу кабель челтәрләрен урнаштыру эшләре белән бәйле.
28-нче июньгә кадәр Лейтенант Шмидт урамындагы 35а һәм 35б биналары янында хәрәкәт ябык. 2-нче июньнән 4-нче июньгә кадәр һәм 12-нче июньнән 15-нче июньгә кадәр әлеге участокта җирле юллар ябылачак. Бу җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү эшләре белән бәйле.