Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Казанда Гаяз Исхакый урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт чаралары һәм җәяүлеләр хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
3-нче июльнең 19.00 сәгатеннән 5-нче июльгә кадәр транспорт хәрәкәте Гаяз Исхакый урамындагы 13-нче бина тирәсендә чикләнәчәк.
3-нче июльнең 8.00 сәгатеннән 5-нче июльгә кадәр шул ук участокта тротуар ябылачак.
Чикләүләр җылылык челтәрләрен реконструкцияләү эшләрен башкаруга бәйле.